Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның елга инфраструктурасы потенциалын тулысынча файдаланырга кирәк
«Казан Экспо» мәйданында узган Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында республикада йөк ташуны үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.
Чарада катнашучы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә икътисад үсеше өчен яңа логистик чылбырлар булдыру һәм республиканың елга инфраструктурасы мөмкинлекләреннән мөмкин кадәр күбрәк файдалану мөһим. Ул гамәлдәге портларны һәм причалларны торгызу, заманча таләпләргә җавап бирерлек яңа объектлар төзү һәм аларны автомобиль һәм тимер юллары белән бәйләп, мультимодаль логистиканы гамәлгә ашыру зарурлыгын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан елгалары аша йөкләрне Балтыйк диңгезеннән Каспий һәм Кара диңгез бассейннарына кадәр, шул исәптән «Төньяк – Көньяк» халыкара коридоры буенча да ташып була.
Түгәрәк өстәл эшендә модератор булып республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады. Фикер алышуларда шулай ук Бурятия Республикасы башлыгы, «Нәтиҗәле транспорт системасы» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Алексей Цыденов та катнашты. Рөстәм Миңнеханов уңай мисал итеп 2024 елда файдалануга тапшырылган Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәген телгә алды. Ул берьюлы берничә халыкара коридор киселешендә урнашкан һәм Россиянең Европа өлешендәге бердәм тирән су системасы аша өч диңгезгә чыгу юлына ия. Республика җитәкчесе шулай ук федераль хакимият белән берлектә су транспортында йөк ташуны арзанайту өчен сыгылмалы тарифлар эшләү һәм елга флотын заманча суднолар белән яңарту мөһимлеген билгеләп үтте.
РФ транспорт министры Андрей Никитин Татарстанның халыкара транспорт коридорларын үстерүдәге ролен югары бәяләде һәм республиканы эчке су юлларын үстерү буенча актив эш башлау өчен старт ноктасы итеп карауларын җиткерде. Аның сүзләренчә, Нократ елгасында суднолар йөрү шартларын яхшырту максатыннан, 2026 елда Татарстан белән Росморречфлот арасында махсус килешү төзү планлаштырыла. РФ транспорт министры урынбасары Борис Ташимов үз чиратында эчке су транспортында йөк әйләнешен торгызу бурычын төп мәсьәләләрнең берсе дип атады. Узган ел йөк ташу күләме 14% ка кимүен исәпкә алып, ул төбәкләр белән берлектә портлар инфраструктурасын яңарту һәм йөкләрне җәлеп итү буенча комплекслы чаралар күрергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев