Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: «Динебез башы – Болгарда»

Кичә Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Бәйрәм XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында оештырылды һәм аны тәмамлады.

Җыенда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул быел да Казанда узган икътисади форумның югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп үтте.

«Менә монда, Болгарда – безнең динебезнең, милләтебезнең башы һәм ата-бабаларыбызның тарихы. Бу тарихны без искә алырга тиеш. Бу көннәрдә Казанда зур чаралар узды, алар барысы да уңышлы үтте, чит илләрдән бик күп кунаклар кабул иттек. Кайбер кунаклар кичә дә безнең белән иде. Һәрберегезгә зур рәхмәт», – диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә Болгар музей-тыюлыгын торгызуы өчен рәхмәт белдерде һәм аның сәламләү сүзләрен җиткерде.

Кичәге чарада ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка төбәкләреннән килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев