Бүген, 12 апрельдә, Татарстанда якындагы атмосфера фронты тәэсирендә һава торышы тагын үзгәрәчәк. Әмма температура төшми. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Республикада аязучан болытлы һава булачак. Көндез кайбер урыннарда (Казаннан тыш) аз күләмле яңгырлар узачак.
Төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш җиле секундына 5–10 метрга кадәр көчәячәк. Көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда (Татарстан башкаласыннан читтә) аның тизлектә сеуундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә -3, +2 градус булганнан соң, көндез һава республика буенча +5, +10 градуска кадәр җылыначак. Кайбер көньяк районнарда +12, көнчыгышта исә +14 градуска кадәр булачак. Казанда термометрлар +8, +10 градусны күрсәтәчәк.
Район территориясендә дә шундый ук һава торышы сакланачак.
Нет комментариев