Республикада кыска вакытлы яңгыр һәм томан булуы ихтимал
Бүген Татарстанда алмашынучы болытлы һава шартлары көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, көндез кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал, яшенле явым-төшемнәр дә булырга мөмкин. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшәчәк.

Җил көньяк-көнчыгыш һәм көньяк тарафыннан секундына 5-10 метр тизлектә исә. Көндез аерым районнарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
Һава температурасы көндез +10..+15 градус, ә кайбер урыннарда +19 градуска кадәр җылытылачак. Район территориясендә дә шундый ук һава торышы урнашачак. Явым-төшемнәр булуы ихтималын исәпкә алырга онытмагыз, дуслар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев