.
Сарман авылында гомер итүче Разин һәм Фәйрүзә Низамовларның гаилә корып яши башлауларына 1 сентябрьдә 50 ел тула. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин алтын юбилярларны Татар Илеге паркында Республика көне уңаеннан узган бәйрәм тантанасында котлады, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Икеләтә истәлекле булган бу көнне Низамовлар хөрмәтенә матур җырлар да яңгырады.

Нет комментариев