САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның “Кабатланмас моң” ияләре ачыкланды +ВИДЕО

Бүген Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбендә I “Кабатланмас моң” район балалар җыр бәйгесенең гала концерты үтте.

 Авыллардагы сайлап алу турыннан узган 15 конкурсант үзләренең җыр сәнгатендәге осталыкларын күрсәттеләр. Аларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде.
- Кемнең күңеле сәнгатькә тартыла, ул иртәгә нинди күркәм гамәл кыласын уйлап яши. Киләчәктә моң дөньясында сезнең исем дә алтын хәрефләр белән язылсын өчен, бүген сезнең хезмәт куела, остазларыгызга, әти-әниләрегезгә рәхмәт, - диде, фестивальдә чыгыш ясап, район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева.
Нәтиҗәләр буенча, “Дуслык” ансамбле, Азамат Исламов, Эдуард Мөхәммәдиев I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Самира Сабирҗановага, Руслан Гыйльметдиновка, Ләке авылының “Айбагыр” вокаль ансамблена II дәрәҗә диплом тапшырылды. Айнур Сөләйманов III дәрәҗә лауреат булып танылды. Финалга үткән барлык конкурсантлар да дипломант исеме алдылар.
Альбина Сабирова фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев