19-20 март көннәрендә Сарманның "Айтуган" универсаль спорт залында район оешмаларының ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча V чемпионат үткәрелде.
Аларда 8 команда катнашты. Нәтиҗәдә район эшмәкәрләре җиңү яуладылар. Икенче урынга муниципаль хезмәткәрләр командасы чыкты. Өченче урынны Сарман беренче санлы спорт мәктәбе командасы алды. Мөхтәсибәтнең җыелма командасы дүртенче булды. "Иң-иң"нәр дә билгеләнделәр. "Иң яхшы уенчы" булып Рөстәм Сабиров танылды. Фәрит Әхмәтшин - "Иң яхшы капкачы", Илсур Ганиев - "Иң яхшы сакчы", Илвир Гозаеров "Иң яхшы һөҗүм ясаучы" исемнәренә ия булдылар. Барлык җиңүчеләргә дә Кубок, грамота, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Аларны ярышларның спонсоры Радик Солтанов әзерләгән иде.
Нет комментариев