Районга министр килде
.
Бүген районга ТР Премьер-министры урынбасары - республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Ул иң элек "Агромастер" предприятиесендә, "Сарман-Ит" җитештерү цехында булды, район фермерлары белән очрашты. Марат Азат улы район Советының ел нәтиҗәләренә багышланган утырышында катнашачак.
Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев