Райондашыбыз Сочида Сабантуй үткәрде +ВИДЕО
Җәмгыять

Райондашыбыз Сочида Сабантуй үткәрде +ВИДЕО

Шушы көннәрдә Сочи шәһәрендәге татар милли-мәдәни автономия оешмасы җитәкчесе, шәһәр мөселманнарының җирле дини оешмасы җитәкчесе урынбасары – якташыбыз, запастагы генерал-майор Рәшит Заһировтан видеоязма алдык.

Шәһәрдә узган Сабантуй күренешләрен җибәргән ул. Белүебезчә, Рәшит абый үз йортында халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдыручы музей да оештырган һәм анда туган ягы Сарманнан алып киткән бик күп экспонатлар тупланган. Алар, әйтик, бизәкле көянтәләр, чәчәкле чиләкләр һәм башкалар милли бәйрәмнәрне үткәргәндә дә кулланылалар. Ә Сабантуйга килгәндә, шәһәрдә яшәүче милләттәшләребез көянтә-чиләк белән су да ташыган, йөгергән, чын татарча итеп көрәшеп тә алган, чын безнеңчә милли көйләргә рәхәтләнеп биегән дә. Әлеге видеоязманы сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле төркемдәшләр!


Нет комментариев