САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Хәбибуллин Ильвир Илмир улы "Үлемсез полк" акциясенә кушылды

Бабайлар көрәшеп безгә Тынычлык яулап алган. Ә күпләре кайталмыйча, Сугыш кырында калган. Тиздән Җиңү бәйрәме, Бәйрәм итәр бар халык. («Батыр бабаем»Гөлфия Гыйниятуллина )

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 75 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.

Минем бабам Нуретдинов Мәхмүт Нуретдин улы үз илен яклап Бөек Ватан сугышында катнашкан.Ул 1941 елның 3 августында Сарман район военкоматыннан 407 стрелковый полкка Кәүҗияк авылыннан фронтка китә.Ул 1941 елның октябрь аенда хәбәрсез югала.

Сугыш күптән беткән инде.Без сугыш турында бервакытта да онытмаска тиеш.Ул вакыттагы кешеләрнең күпме газап чиккәннәрен , күпме кешеләрнең сугыш кырында ятып калганнарын истә тотарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев