Районда урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк колач ала
Игеннәр 16548 гектардан суктырып алынды. Аның 9200 гектарын - көзге бодай, 4948 гектарын - арыш, 2400 гектарын арпа тәшкил итә. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 24,5 центнер уңыш җыела. Комбайнчылар арасында беренчелек - «Җәлил» агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин кулында. Ул урак башыннан 12490 центнер бөртек суктырды. «Сарман» агрофирмасы комбайнчысы Хатыйп Хафизов, 8240...
Игеннәр 16548 гектардан суктырып алынды. Аның 9200 гектарын - көзге бодай, 4948 гектарын - арыш, 2400 гектарын арпа тәшкил итә. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 24,5 центнер уңыш җыела.
Комбайнчылар арасында беренчелек - «Җәлил» агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин кулында. Ул урак башыннан 12490 центнер бөртек суктырды. «Сарман» агрофирмасы комбайнчысы Хатыйп Хафизов, 8240 центнер бөртек суктырып, агрофирмада беренче бара. «Нөркәй» агрофирмасы комбайнчылары ярышын 6120 центнер бөртек суктырган Ленар Габдрахманов җитәкли.
Күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабу, терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. 53000 тонна сенаж, 6000 тонна печән, 5000 тонна салам әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев