Районда сәнгатьле уку бәйгесе оештырыла
24 апрельдә, Әдәбият елы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм яшь каләм тибрәтүчеләрне барлау уңаеннан, мәктәп укучылары арасында үзләре язган шигырьләрне сәнгатьле уку бәйгесе оештырыла. Шигырьләр рус һәм татар телләрендә булса ярый. Конкурста катнашу өчен, алдан редакциягә шалтыратып, заявка бирергә кирәк. Конкурсны үткәрү вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк....
24 апрельдә, Әдәбият елы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм яшь каләм тибрәтүчеләрне барлау уңаеннан, мәктәп укучылары арасында үзләре язган шигырьләрне сәнгатьле уку бәйгесе оештырыла. Шигырьләр рус һәм татар телләрендә булса ярый. Конкурста катнашу өчен, алдан редакциягә шалтыратып, заявка бирергә кирәк. Конкурсны үткәрү вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.
Телефоннар: 2-40-31, 2-42-33.
Катнашырга теләүчеләрдән активрак булу сорала, хәзерге вакытта заявка бирүчеләр саны аз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев