Районда санитар-экологик икеайлык бара
Районда бара торган санитар-экологик икеайлыктан соң бар дөнья ялт итеп калыр, мөгаен. Бу чорга планлаштырылган чаралардан күренә ул. Район үзәгендә дә инде ай башыннан чистарту эшләре киң колач алды. Сарманда һәр җомгада төштән соң барлык оешмалар территориясендә, шулай ук шәхси эшмәкәрләр санитар җыештыру уздыралар. Район үзәге урамнары оешмаларга беркетелеп, алар...
Районда бара торган санитар-экологик икеайлыктан соң бар дөнья ялт итеп калыр, мөгаен. Бу чорга планлаштырылган чаралардан күренә ул.
Район үзәгендә дә инде ай башыннан чистарту эшләре киң колач алды. Сарманда һәр җомгада төштән соң барлык оешмалар территориясендә, шулай ук шәхси эшмәкәрләр санитар җыештыру уздыралар. Район үзәге урамнары оешмаларга беркетелеп, алар тарафыннан йортларда аңлату эшләре алып барыла. Алар гомуми куллану урыннарын да тәртипкә китерәләр.
Бу эшләрдән «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» коллективы да читтә калмый. Үз территориябезне чистартудан тыш, ял паркында җыештыруда катнаштык, анда агач кәүсәләре дә агартылды, Даулы болынның Сабантуй узачак мәйданында эшләдек. Әле чәчәк газоннарын тагын бер кат карыйсы, берьеллык чәчәкләр утыртасыбыз бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев