САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда онкологик авыруларны кисәтү ункөнлеге тәмамланды

Алдан ук хәбәр иткәнебезчә, районда 4-14 февраль көннәрендә онкологик авыруларны кисәтү ункөнлеге үткәрелде.

Аның барышында район үзәк хастаханәсе табиблары халык арасында аңлату эшләре алып бардылар. Без табиб-онколог Урмат Турдугожоевка районда онкологик авырулар белән күпме кеше авырганлыгы, беренче чиратта нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сораштык.
- Районда барлыгы онкологик авырулар белән 871 кеше исәптә тора. Иң күп очрый торган онкоавырулар хатын-кызларда – сөт бизләре рагы, ир-атларда – мәни бизе рагы. Онкологик авыруларны ачыклауда иң мөһиме: даими медицина тикшерүе үтеп тору. Диспансеризация вакытында, әйтик, онкоавыруларның 15 проценты ачыклана. Авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау дәвалауны иртәрәк башларга мөмкинлек бирә. Үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз! – диде ул.
Урмат Турдугожоевның тулырак язмасын “Сарман” газетасының 11 февраль санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев