Районда өмәләр дәвам итә
26 апрельдә Яхшы Каран авылы зиратын чистарту һәм мәчет янын җыештыру була. 1, 2 майларда Иске Кәшер авыл җирлегенә караган барлык авылларда да зиратларны чистарту буенча өмәләр үткәреләчәк. Авылдашларны, читтә яшәүче якташларны 8:00 сәгатьтә өмәләргә көтеп калалар. Шулай ук 1, 2 май көннәрендә 8:00 сәгатьтә Кәүҗияк авылы зиратларында өмәләр булачак....
26 апрельдә Яхшы Каран авылы зиратын чистарту һәм мәчет янын җыештыру була. 1, 2 майларда Иске Кәшер авыл җирлегенә караган барлык авылларда да зиратларны чистарту буенча өмәләр үткәреләчәк. Авылдашларны, читтә яшәүче якташларны 8:00 сәгатьтә өмәләргә көтеп калалар.
Шулай ук 1, 2 май көннәрендә 8:00 сәгатьтә Кәүҗияк авылы зиратларында өмәләр булачак. Бу көннәрдә Күтәмәле, Яңа Имән һәм Буралы Чишмә авыллары зиратларында да өмәләр үткәреләчәк. Хатын кызларның тырма, пумала, ир-атларның пычкы, балта, мотопила алып килүләре сорала. Мөмкинлеге булган кешеләр үз техникасы белән ярдәм итәрләр, дип тә көтәләр авылларда.
Шулай ук укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев