Һәр елны мәгариф хезмәткәрләре арасында традицион рәвештә волейбол ярышлары үткәрелә. 29 апрель көнне бу ярыш мәктәп коллективларының ир-егетләр һәм хатын-кызларның катнаш командалары арасында узды. Командалар ярышларга ныклы хәзерлек белән килгәннәр. Ярышлар күңелле узды. Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы турнирда җиңеп чыкты. Икенче урында - Сарман урта мәктәбе...
Һәр елны мәгариф хезмәткәрләре арасында традицион рәвештә волейбол ярышлары үткәрелә.
29 апрель көнне бу ярыш мәктәп коллективларының ир-егетләр һәм хатын-кызларның катнаш командалары арасында узды. Командалар ярышларга ныклы хәзерлек белән килгәннәр. Ярышлар күңелле узды. Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы турнирда җиңеп чыкты. Икенче урында - Сарман урта мәктәбе командасы, Сарман аграр көллияте командасы өченче урын алды.
Призлы урыннарны алган командаларның уенчыларына профсоюз оешмалары Советының грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды.
Илдар Һадиев, Профсоюз оешмалары рәисе.
Нет комментариев