САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда "Күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәт җыеп алу айлыгы" башланды

Татарстан Республикасы пенсия фонды булекчәсе Россия суд приставлары хезмәтенең Татарстан булекчәсе белән берлектә 24 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр «Күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәт җыеп алу айлыгы» игълан итте. Бүгенге көндә Татарстан буенча Пенсия фондына иминият взнослары буенча 41 мең эшмәкәрнең 1,7 млрд. сум, район буенча 277 эшмәкәрнең 10,9 млн. сум...

Татарстан Республикасы пенсия фонды булекчәсе Россия суд приставлары хезмәтенең Татарстан булекчәсе белән берлектә 24 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр «Күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәт җыеп алу айлыгы» игълан итте.

Бүгенге көндә Татарстан буенча Пенсия фондына иминият взнослары буенча 41 мең эшмәкәрнең 1,7 млрд. сум, район буенча 277 эшмәкәрнең 10,9 млн. сум әҗәте бар.

Әҗәтлеләр белән көрәшкә Татарстан Пенсия фонды идарәләре һәм барлык суд приставлары хезмәтләре тартыла.

Акция вакытында базарларга, сату-алу үзәкләренә, шәхси эшмәкәрләрнең эш урыннарына рейд акцияләре оештырыла. Шулай ук әҗәтле эшмәкәрләрне Россия Федерациясе чикләреннән чыгаруны вакытлыча чикләү, «Юл приставы» программасын кулланып бергә рейдларга чыгу каралган.

Шуны да искәртеп үтәсе килә: шәхси эшмәкәрләр пенсия фондында исәпкә басып эшләмәсәләр яисә эшләп тә керемнәре булмаган очракта да пенсия фондына взнос туләргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев