Районда атна шәхесләре – Раил Габдрахманов, Ирина Кәлимуллина һәм Данияр Якупов
Раил Габдрахманов Габдрахманов Раил Мизхәт улы 1964 елда Боламык авылында туа. Хезмәт юлын 1987 елда, А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтын тәмамлап, КамАЗда инженер-технолог булып эшләп башлый. 1991 елда Сарман торак-коммуналь хуҗалыгына мастер итеп күчерелә. Белемле, принципиаль, оештыру сәләтенә ия булуы аңа «Нур» торак милекчеләре ширкәтен, районның идарәче компаниясен уңышлы җитәкләргә...
Раил Габдрахманов
Габдрахманов Раил Мизхәт улы 1964 елда Боламык авылында туа. Хезмәт юлын 1987 елда, А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтын тәмамлап, КамАЗда инженер-технолог булып эшләп башлый. 1991 елда Сарман торак-коммуналь хуҗалыгына мастер итеп күчерелә. Белемле, принципиаль, оештыру сәләтенә ия булуы аңа «Нур» торак милекчеләре ширкәтен, районның идарәче компаниясен уңышлы җитәкләргә ярдәм итә. Ул бер елдан артык - Җәлил җылылык челтәре предприятиесенең Сарман участогы начальнигы, ә 2014 елның 1 январеннән Сарман күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү предприятиесе генераль директоры урынбасары булып эшли. Предприятие базасында эшләрнең сыйфатлы итеп алып барылуында аның хезмәте бик зур. Тырыш хезмәте өчен ул предприятиенең, «Таткоммунэнерго»ның, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә, ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатына лаек була. Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Раил Габдрахманов шушы көннәрдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ирина Кәлимуллина
Кәлимуллина Ирина Роберт кызы 1960 елда Кемерово өлкәсенең Киселёвск шәһәрендә туа. Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын тәмамлый. "Җәлилнефть" идарәсендә - инженер, "Энергосбыт"ның Җәлил филиалында - I категорияле инженер, Җәлил җылылык челтәре предприятиесендә бүлек начальнигы булып эшли. 2003 елда аңа Җәлил җирле үзидарә советы рәисенең техник тәэмин итү буенча урынбасары вазифасы йөкләнә. 2007 елдан Ирина Робертовна Җәлил поселок советы аппаратының эшләр башкаручысы, ә 2008 елдан Җәлил поселогы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли. Югары һөнәри осталыгы, оештыру сәләте, үзенә дә, хезмәттәшләренә дә таләпчән булуы белән ул коллективның, поселок халкының хөрмәтен казанды. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан ул муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Данияр Якупов
Якупов Данияр Нәҗип улы 1968 елда Сарман авылында туа. 1996 елда Казан дәүләт медицина университетын «Урология, хирургия» белгечлеге буенча тәмамлый һәм шул елдан бирле Казан шәһәренең икенче санлы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә кичектергесез урология бүлекчәсе табиб-урологы булып эшли. Данияр Нәҗип улы 16 сентябрьдә Җәлил район хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде.
Гаиләле, тормыш иптәше белән бер кыз тәрбиялиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев