Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина әти-әнисен "Сарман"га яздырды
Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. Акциягә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе...
Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. Акциягә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина да кушылды.
- Әти-әнием Рантамак авылында яши. Авылыбыз район чигендә үк урнашканлыктан, читкә бик чыгып йөрмиләр, төбәгебез, ил-көн яңалыклары белән "Сарман" аша танышалар, аны һәрвакыт көтеп алалар. Шуңа күрә, иң беренче булып, газетага әти-әниемне яздырдым. "Районның бөтен яңалыгын, ил-көн хәбәрләрен, танышларымның исәнлек-саулыгын, тормыш көтү өчен кирәкле мәгълүматларны да "Сарман"нан укып беләбез", - диләр алар. Гомумән, "Сарман" - районыбызның кече һәм үзәктән ераграк урнашкан авылларын "олы дөнья" белән тоташтырып торучы күпер дә. Аның укучылары киләчәктә дә күп булсын! - ди ул.
Сез дә акциягә кушылырсыз, дип уйлыйбыз, хөрмәтле газета укучылар! Аңа почта бүлекчәләрендә дә, хат ташучылар аша да, дәүләт хезмәтләре порталында да язылырга мөмкин. Еракта яшәүчеләрне исә газетаның электрон вариантына яздыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев