САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район музее тарихи ядкәръләрне сакларга өйрәтә

Ерак араларны якын итеп, район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее чираттагы мастер-классны Советлар Союзы герое Н.Х. Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары өчен үткәрде.

Алар «Һөнәрчелек» циклының бер юнәлеше – чүлмәк ясаучылар һөнәренең серләре белән таныштылар. Иң элек әлеге һөнәрнең төрле техникада, кызыл балчыктан әвәләп кечкенә җәнлекләр, кәрҗиннәр һәм башка гадиерәк булган предметлар ясап карадылар. Эшкә бөтен җаннары белән кереп китеп, кечкенә эт сынына саклап торырга бурадан өй салдылар. Анда коесы да, җыйнак читәннәр дә, бәләкәй генә авыл өе, җәйге болыннардан чабып алып кайткан печән чүмәләсе дә – һәммәсе дә үзенә урын тапты.
Чүлмәкче җайланмасы артына утырып кечкенә генә, ләкин үз куллары белән чүлмәкләр дә ясап карадылар. Әлеге шөгыль ашыкканны, сабырсызлыкны яратмаганын да бик тиз төшенделәр. Әз генә кабаландыңмы – шул минутта бозыла да китә.
Эш белән кайнаган минутлар эчтәлекле әңгәмә белән үрелеп барды, балалар балчык белән бәйле легендалар белән танышты. «Ни өчен тарихи ядкәръләрне саклау һәм һәрдаим өйрәнү мөһим?», дигән бик җитди сорау билгеләнде. Һәрвакыттагыча, җаваплар төрледән-төрле булды. Берәүләр үткәннәрне белер өчен дип фикер йөртте, безгә тарих фәне укытыр өчен дип тә көлешеп алдылар. Шулай сорау-җавап алышып, тарихи ядъкәрләрнең, халкыбыз калдырган чиксез бай мирасның киләчәк өчен бәяләп бетермәслек мөһим булуына төшенделәр.
Әлеге очрашу «Пушкин картасы» проекты кысаларында оештырылды һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елына багышланды.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев