Район мәктәп укучыларының язгы каникуллары күңелле үтәчәк
- Язгы каникулларыгызны бушка уздырмагыз, безгә килегез, - диләр район балалар китапханәсендә. - Без ялыгызны кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен тырышачакбыз. 24 марттан 28 мартка кадәр "Оста куллар" түгәрәгендә (11:00 - 15:00 сәг.) шөгыльләнергә мөмкин, 25 мартта 10:00 сәгатьтә "Өч кыз" әкияте буенча курчак театры куелачак. 26 мартта 10:00 сәгатьтә...
- Язгы каникулларыгызны бушка уздырмагыз, безгә килегез, - диләр район балалар китапханәсендә. - Без ялыгызны кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен тырышачакбыз.
24 марттан 28 мартка кадәр "Оста куллар" түгәрәгендә (11:00 - 15:00 сәг.) шөгыльләнергә мөмкин, 25 мартта 10:00 сәгатьтә "Өч кыз" әкияте буенча курчак театры куелачак. 26 мартта 10:00 сәгатьтә юбиляр язучы Дамир Гарифуллин белән очрашу булачак. 27 мартта 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр кызыклы уеннар уйнау, мавыктыргыч мультфильмнар карау оештырылачак. 28 мартка "Җомак әйтәм, җавап тап" дип исемләнгән табышмаклар ярышы планлаштырылды. Яңа кайткан китапларга, журналларга күзәтүләр ясалачак.
Сүз уңаеннан
Мәктәп укучылары өчен язгы каникуллар 24 марттан 31 мартка кадәр дәвам итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев