Кичә, 21 июль көнне, Болгарда дин әһелләренең чираттагы форумы үткәрелде.
Анда районның актив өлкәннәреннән торган делегация дә катнашты. Форумда катнашучыларны Татарсан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстан Республикасының дини лидерлары тәбрикләделәр. Соңыннан форум кунаклары музей-заповедникның тарихи урыннарын карадылар, Ак мәчеттә өйлә намазын укыдылар.
Нет комментариев