САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы җәйгә әзер!

Бүген - язның соңгы көне. Әйе-әйе, иртәгәдән җәй башлана! Җәйгә планнарырыгыз булгандыр - мәсәлән, аңа кадәр диета тоту яки ял итәргә бару. Хәзер аларны тормышка ашырырга вакыт (ә диета тоту инде тормышка ашкан булырга тиеш). Планнарга һава торышы гына комачауларга мөмкин - ул бер дә җәйгечә түгел әле. Бүген дә...

Бүген - язның соңгы көне. Әйе-әйе, иртәгәдән җәй башлана! Җәйгә планнарырыгыз булгандыр - мәсәлән, аңа кадәр диета тоту яки ял итәргә бару. Хәзер аларны тормышка ашырырга вакыт (ә диета тоту инде тормышка ашкан булырга тиеш).

Планнарга һава торышы гына комачауларга мөмкин - ул бер дә җәйгечә түгел әле. Бүген дә Татарстан территориясендә төнлә урыны белән минус бер градуска кадәр суытырга мөмкин, кырау төшүе көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 31 майда төнге сәгатьләрдә суыкка чыдам булмаган үсемлек һәм яшелчәләргә зыян килергә мөмкин булуын фаразлый.

Машина йөртүчеләргә автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның сезонга яраклы булуына игътибар бирүләре сорала, шулай ук оптик җиһазлар эш хәлендә булырга тиеш, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев