Район халкы "Хезмәт ветераны" исемен яңа тәртип буенча алачак
1 июльдән алып, "Хезмәт ветераны" исеме СССР һәм РФ орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнар гына түгел, Россия Президентының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын алучыларга да биреләчәк. Хезмәтендә аерым дәрәҗәләргә ирешүчеләр, ведомство билгеләре алучылар һәм кимендә бер өлкәдә 15 ел эшләүчеләргә дә "Хезмәт ветераны" исеме биреләчәк. Пенсияне билгеләү өчен хатын-кызларның...
1 июльдән алып, "Хезмәт ветераны" исеме СССР һәм РФ орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнар гына түгел, Россия Президентының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын алучыларга да биреләчәк.
Хезмәтендә аерым дәрәҗәләргә ирешүчеләр, ведомство билгеләре алучылар һәм кимендә бер өлкәдә 15 ел эшләүчеләргә дә "Хезмәт ветераны" исеме биреләчәк. Пенсияне билгеләү өчен хатын-кызларның - 20 ел, ә ир-атларның 25 ел хезмәт стажы булу шарт. Моңа кадәр "Хезмәт ветераны" статусын алуда стажга бәйлелек юк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев