Район халкы ай тотылуын күзәтәчәк
Җәмгыять

Район халкы ай тотылуын күзәтәчәк

Әлеге күренеш ике сәгатькә якын дәвам итәчәк. (Казан, 7 август, "Татар-информ"). Россия халкы бүген - 7 августта, өлешчә ай тотылу күренешен күзәтә алачак. Астрономия галимнәре әйтүенчә, ул Мәскәү вакыты белән 20.24 сәгатьтә башланып, 22.19 сәгатьтә төгәлләнә. Россиядә әлеге күренешне барлык төбәкләрдә дә диярлек күзәтеп булачак. Искәрмә буларак Чукотка һәм Камчатка...

Әлеге күренеш ике сәгатькә якын дәвам итәчәк.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Россия халкы бүген - 7 августта, өлешчә ай тотылу күренешен күзәтә алачак. Астрономия галимнәре әйтүенчә, ул Мәскәү вакыты белән 20.24 сәгатьтә башланып, 22.19 сәгатьтә төгәлләнә.


Россиядә әлеге күренешне барлык төбәкләрдә дә диярлек күзәтеп булачак. Искәрмә буларак Чукотка һәм Камчатка гына кала. Чөнки ай тотылган вакытта алар инде иртәне каршылаган була.


Нет комментариев