Район гармунчылары Казанны гөрләтеп кайттылар
Казанда 28 - 30 нчы авгутларда Халыкара фестиваль - конкурсы "Казан сөлгесе" булып узды ."Халыклар дуслыгы йортында " төрле республикалардан килгән талантларыбыз көч сынашты.
Түгәрәк өстәл артында жюри әгъзалары фестиваль - конкурсның президенты Россиянең халык артисты , профессор Л,Кустабаева һәм "Казан нуры "оркестры дирижеры ,Татарстан Республикасының атказанган артисты Р. Ильясов узләренең киңәшләрен бирделәр . Иске Минзәләбаш авылыннан Илназ Мөхәммәтҗанов гармунда халык җыры башкарып (үзе уйнап узе җырлап) "Казан сөлге" фестиваль - конкурста "Беренче дәрәҗә диплом " белән кайтты.
30нчы август көнне Казанда Г.Камал театры каршында ,Республика бәйсезлеге көненә багышланган "Уйнагыз гармуннар" концерт - бәйге булды . Безнең Сарман районы мәдәният йортыннан "Моң " һәм Җәлил бистәсеннән"Өмет" балалар ансамбелләре чыгыш ясадылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев