САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район егетләре өстәл теннисы буенча республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар

1-5 март көннәрендә Казан шәһәрендә 2002 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында укучыларның республика спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча республика беренчелеге узды. Ярышларда 20 команда катнашты. Гомумкоманда беренчелегендә безнекеләр җиденче булдылар. Егетләребез исә уңышлы чыгыш ясадылар. Финалда Казан уенчыларына гына оттырып, икенче урынны алдылар. Район данын республика олимпия резервы мәктәбендә...

1-5 март көннәрендә Казан шәһәрендә 2002 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында укучыларның республика спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча республика беренчелеге узды. Ярышларда 20 команда катнашты. Гомумкоманда беренчелегендә безнекеләр җиденче булдылар. Егетләребез исә уңышлы чыгыш ясадылар. Финалда Казан уенчыларына гына оттырып, икенче урынны алдылар. Район данын республика олимпия резервы мәктәбендә укучы Динар Йосыпов һәм Булат Латыйпов, Азалак мәктәбе укучысы Айрат Гәрәйханов һәм Сарман гимназиясеннән Альмир Мөхәммәдиев якладылар. Динар, шәхси беренчелектә һәм парлы уенда барлык көндәшләрен дә җиңеп, беренче булды. Булат парлы уенда өченче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев