САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы республика киңәшмәсендә катнашты

.

Кичә Казанда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында COVID-19 яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча чара үтте. Аның эшендә безнең муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты. Яңа коронавирус COVID-19 инфекциясе барлыкка килү, таралуны булдырмау буенча чараларны үтәү турында ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларга республикадагы бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыять, COVID-19 таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар турында да сөйләде.
Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә йогышлы авыруларга каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле чараларыннан берсе – вакцинация. Вакциналарның төрләре һәм составы, вакцинация үткәрү тәртибе турында сөйләде һәм хезмәткәрләрнең күп кенә сорауларына җавап бирде.

 

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев