Район балаларының иң яхшылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр
Бүген Җәлил поселогының “Теремкәй” балалар бакчасында “Яхшылардан да яхшылары” дигән зур күләмле муниципаль чара үткәрелде.
Анда поселок һәм район үзәге бакчаларында тәрбияләнүче иң оста балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Район балалары арасында бик тә сәләтлеләре бар. Кемдер пешеренергә, кемдер шашка, шахмат уйнарга, кемдер брейк-данс биергә ярата. Шулай ук курчак ясаучылар, астрономия белән кызыксынучылар, гимнастика, оригами белән шөгыльләнүчеләр, бисер белән чигүчеләр, хәтта төрле тәҗрибәләр ясаучылар да бар... Алар хакындагы тулырак язма – газетабызның киләсе саннарының берсендә.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев