САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район балалары кулланган татлы ризыкның зарарлы нәтиҗәләре турында диетологлар искәртә

Ата-аналар балаларның төрле тәм-томнарны артык куллануына юл куярга тиеш түгел. Шул турыда Француз диетологлары искәртә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Француз санитар иминлек агентлыгы докладында билгеләп үтелгәнчә, шикәрле продуктларны даими кулланган балалар зурайгач та шикәр микъдары югары булган ризыкка өстенлек бирәчәк.

Хәзер Француз балалары арасында дүрт яшендәгеләрнең 75 проценты, сигез яшьтән 12 яшькәчә балалар арасында – 60, 13тән 17 яшькәчә балалар арасында 25 проценттан артыгы баллы ризыкларны кирәгеннән артык куллана.

«Бу чорда балаларда бөтен тормыш дәвамында сакланачак аерым тәртип һәм гадәтләр формасы салына», - диделәр белгечләр. Шуңа бәйле рәвештә, алар җиләк-җимеш сокларын да кертеп, татлы эчемлекләр куллануны чикләргә киңәш итә. Моннан тыш, коры иртәнге ашларга сак карарга кирәк.

«Рационда артык шикәр авыз куышлыгы гигиенасында чагылыш таба», – диде диетолог Флоранс Фуко LCI телеканалына биргән интервьюсында.

«Татар-информ» элек диетологларның тәм-томнан ничек баш тартырга кирәклеге турында сөйләвен хәбәр иткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/30/189014/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев