Район авыл җирлекләре рейтингы
Сарман муниципаль районында 23 җирлек, шул исәпкә 22 авыл, Җәлил бистәсе җирлеге керә. Узган елда башкарылганнарга, ирешелгәннәргә анализ ясалып, җирлекләрнең рейтингы булдырылды. Газетабыз битләрендә кайбер критерийларга күзәтү ясадык. Җирлекләр башлыклары: - ир-атлар - 16, - хатын-кызлар - 7 Тәҗрибә Авыл җирлекләре башлыклары арасында иң күп стажлы җитәкче - Әлмәт авыл...
Сарман муниципаль районында 23 җирлек, шул исәпкә 22 авыл, Җәлил бистәсе җирлеге керә. Узган елда башкарылганнарга, ирешелгәннәргә анализ ясалып, җирлекләрнең рейтингы булдырылды. Газетабыз битләрендә кайбер критерийларга күзәтү ясадык.
Җирлекләр башлыклары:
- ир-атлар - 16,
- хатын-кызлар - 7
Тәҗрибә
Авыл җирлекләре башлыклары арасында иң күп стажлы җитәкче - Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов. Аның бу вазифаны башкара башлавына быел 18 ел тула. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйровның җитәкчелек стажы - 14 ел. Җирле үзидарә органнарында иң аз эшләгән башлык - Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Николай Сахуриев. Ул бу өлкәдә әле 16 көн генә эшли. Саклаубаш, Чукмарлы, Яңа Имән авыл җирлекләре башлыклары да "киленлек чорын" әле узып кына баралар.
Иң күп хуҗалыгы булган җирлек:
Сарман авыл җирлеге - 1997 хуҗалык
Җәлил бистә җирлеге - 718 хуҗалык
Петровка-Завод авыл җирлеге - 591 хуҗалык
Иске Минзәләбаш авыл җирлеге - 424 хуҗалык
Азалак авыл җирлеге - 423 хуҗалык
Иң актив җирлек
Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге дәүләт программаларында катнашу буенча Карашай Саклау авыл җирлеге - иң активы. Әлмәт - икенче, Ләке, Иске Кәшер, Шәрләрәмә, Янурыс авыл җирлекләре - өченче урында. Җәлил бистәсендә, Сарман авыл җирлегендә халык пассивлык күрсәткән.
Иң күп халык яшәгән җирлек
Җәлил бистәсе - 13756 кеше
Сарман авыл җирлеге - 7640 кеше
Петровка-Завод авыл җирлеге - 1617 кеше
Азалак авыл җирлеге - 1018 кеше
Ләшәү Тамак авыл җирлеге - 954 кеше
Саклаубаш авыл җирлеге - 941 кеше
Иң күп мал асраучы җирлек
Петровка Завод авыл җирлегендә 630 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Әмма 100 кешегә исәпләгәндә, Карашай Саклау авыл җирлегенә тиңнәр юк - 90 баш. Чукмарлы җирлегендә - 87, Югары Чыршылыда 68 баш мал туры килә. Савым сыерлар да Карашай Саклауда күп - 236 баш. Биредә 100 кешегә 46 терлек туры килә. Янурыс, Шәрләрәмә авыл җирлекләрендә - 28, Иске Кәшердә - 27 баш. Иң аз терлек - Җәлил бистәсендә. Монда 69 баш мал исәптә тора. Савым сыерлар саны да - 22.
Салым җыю
Әлмәт авыл җирлеге салымнар җыю планын 108 процентка үтәгән. Иске Имән җирлегендә үтәлеш - 107, Шәрләрәмә авыл җирлегендә 105 процент тәшкил итә. Җәлил бистәсендә салымнар җыю узган ел түбәнрәк - 82%. Петровка Завод җирлегендә - 83%, Сарман җирлегендә 85% булган.
Мәшгульлек
Эшсезләр саны Җәлил бистәсе белән Ләшәү Тамак авыл җирлегендә күп. Гомуми халык санына карата күрсәткечләре 0,52%ны тәшкил итә. Илексаз, Мортыштамак авыл җирлекләрендә дә - 0,50%-0,48%. Менә Әлмәт, Югары Чыршылы, Кәүҗияк, Ләке, Рангазар, Иске Имән, Чукмарлы, Янурыс авыл җирлекләрендә рәсми теркәлгән эшсезләр юк.
Иң күп төзелеш булган җирлек
Узган ел Сарман авыл җирлегендә 39 йорт төзелгән. Җәлил бистәсендә 16 торак салганнар. Ләшәү Тамакта 7 йорт сафка баскан. Югары Чыршылы һәм Иске Имән авыл җирлекләрендә йорт күтәрүчеләр булмаган.
"Россиягә хезмәт итәм!"
Хәрби хезмәткә чакырылыш буенча Әлмәт, Александровка, Иске Имән, Петровка Завод авыл җирлекләре планнарын арттырып үтәгәннәр.
Күпме бала туган
Узган ел район буенча 389 бала туган, үлүчеләр саны - 499 кеше. Иң күп бала Петровка Завод (15), Янурыс (13) авыл җирлекләрендә туган, Кәүҗияктә, Ләкедә туучылар булмаган. Иң күп үлем очрагы Александровка (15), Ләшәү Тамак (14), Илексаз (14), Янурыс (14) җирлекләрендә теркәлгән.
Иң мәдәни җирлек
Районкүләм үткән мәдәни чараларда авыл җирлекләре мәдәният йортлары активлык күрсәтәләр. Ләке, Зур Нөркәй, Александровка, Карашай Саклау авыл җирлекләренең иҗат коллективлары район данын республикакүләм яклап, зур уңышларга ирешәләр.
Мәгърифәтле җирлек
Бүгенге көндә районда 9 урта, 10 гомумбелем бирү, 1 башлангыч мәктәп бар. Карашай Саклау, Сарайлы, Юлтимер, Каташ Каран мәктәпләре филиаллар булып исәпләнә. 25 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе эшли. Сыйфатлы белем бирү буенча рейтингта Җәлил икенче номерлы мәктәбе - 1, Сарман гимназиясе - 2, Сарман урта мәктәбе - 3, Зур Нөркәй мәктәбе - 4 урында.
Спорт сөюче җирлек
Республика, рәсәйкүләм спорт чараларында катнашып, районыбыз спортчылары югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Аеруча бу өлкәдә Сарман, Җәлил спортчылары актив. Авыллар арасында Мортыштамак, Иске Кәшер, Әлмәт авыл җирлекләре лидерлык итә.
Шулай ук укыгыз:
"Сарман" кинотеатрында җирле үзидарә ветераннары өчен бәйрәм оештырылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев