Районның участок инспекторлары республика бәйгесендә катнашалар
Сарман һәм Җәлил участоклары инспекторлары Гөлназ Зәйнәгытдинова белән Рәшит Вилданов Сарман районы данын яклаячаклар.
"Халык участковые" Бөтенроссия конкурсы Россиядә быел унбишенче тапкыр үткәрелә. Әлеге проект эчке эшләр органнары белән җәмәгатьчелек арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруның ачык мисалы булып тора. Бәйге полиция хезмәткәрләренә ышанычны арттыруга, аларның хезмәтенә карата җәмәгатьчелекнең уңай фикерен формалаштыруга һәм әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Иң яхшы участковыйны халык Интернетта тавыш бирү юлы белән үзе сайлый алачак.
Бәйге өч этапта уздырыла. Аның беренчесе муниципаль дәрәҗәдә үткәрелсә, икенчесе, агымдагы елның 11 сентябрендә старт алып, 20сенә кадәр республикакүләм узачак. Бу көннәрдә, ТР Эчке эшләр министрлыгы сайтына кереп, үзебезнең райондашлар өчен тавыш бирергә туры киләчәк. Ә йомгаклау этабы 7-16 октябрь көннәрендә рәсәйкүләм уздырыла. Бу этапта иң яхшы полиция участок инспекторы исеме өчен төрле регионнарда җиңү яулаган хезмәткәрләр көч сынашачак. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында уздырылып, соңыннан җиңүчеләр билгеләнә.
Полиция участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәтә торган территорияләрдә тәүлек әйләнәсе эшлиләр. Һәрчак халыкка, бигрәк тә аның социаль яктан кыен хәлдә яшәүчеләренә беренчеләрдән булып ярдәмгә киләләр. Участковыйлар даими рәвештә җинаятьчелекне, эчкечелек һәм наркоманияне профилактикалау, өлкәннәр күзәтүеннән читтә булган балалар һәм яшүсмерләрне контрольләү белән шөгыльләнәләр.
Сарман районы данын яклау хокукына ия булган погонлы хезмәткәрләр Гөлназ Зәйнәгытдинова һәм Рәшит Вилданов белән якыннанрак таныштык.
- Полиция хезмәткәре һөнәрен сайлавыгызның сәбәбе нәрсәдә яки кемдә? Хезмәт стажыгыз күпме?
Гөлназ: Әтием Илнур эчке эшләр бүлегенең сак хезмәтендә эшләде. Кечкенәдән аның формасына кызыга идем. Шуңа күрә, Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, ике дә уйламыйча, әтиемнең юлыннан китәргә булдым. Яр Чаллы шәһәренә Казан федераль университетына укырга кердем. Биш ел һөнәри белем алганнан соң, туган авылыма эшкә кайттым. Мине участок инспекторы итеп билгеләделәр. Карамакка Әхмәт авылы, Сарманның Куйбышев, Ленин, Җәлил, Ямашев урамнарының аскы өлешен һәм район үзәгенең аръяк урамнарын билгеләделәр. Баштарак, әлбәттә, бераз куркытты. Миңа хезмәттәшем Ленар Фәрхетдинов бик зур ярдәм күрсәтте. Рәхмәт аңа. Баштагы чорларда участокка аның белән бергәләп чыга идек. Аннан әкренләп өйрәндем. Хәзер сак хезмәте экипажы белән дә чыгабыз. Эшли башлавыма 19 сентябрьдә биш ел тула.
Рәшит: Мин Кәүҗияктә туып-үстем. Авыл мәктәбендә 9 сыйныфка кадәр белем алганнан соң, Алабуга мәдәният училищесына укырга кердем. Мәктәптә укыганда, Сарман сәнгать мәктәбенә баян классына йөргән идем, бәлки, шуның да тәэсире булгандыр. Кулыма диплом алуга, авыл мәдәният йортына директор итеп куйдылар. Ә үзем Мәскәү дәүләт университетының Яр Чаллы филиалына менеджмент буенча читтән торып уку бүлегенә документлар тапшырдым. Озакламый армия сафларына алдылар. 1,5 ел Самара өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итүем мине үзгәртте. Кайтуга, Түбән Кама шәһәренә патруль-пост хезмәтенә эшкә урнаштым. Өч елдан район эчке эшләр бүлегенә кайттым. Мине Җәлил поселогына участок инспекторы итеп билгеләделәр. 10 ел мин шул хезмәтне башкарам. Миңа поселокның 12 санлы, хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле, 11 санлы участокны да беркеттеләр. Җәлилнең Ленин, Җиңү урамнары, Төзүчеләр урамыннан башлап Чишмә урамына кадәр – шәхси йортлар, бакчачылык ширкәте, Абдрахман, Яңа Минзәләбаш, Кызыл Бакча авыллары минем карамакта торалар.
Эшләү дәверендә истә калган хәлләр булдымы?
Гөлназ: Әлбәттә, һәр криминоген очрак нинди дә булса хокук бозу белән бәйле була. Урлашу, сугышу, кыйнау, талау, эчкечелек кебек җинаятьләр белән бергә, кызганыч, үлем очраклары белән дә очрашырга туры килә. Үз-үзенә кул салган, җинаять корбаны булганнар бар. Ялгыз яшәүчеләрнең үлеме белән бәйле хәлләр дә булды. Иң аянычлысы, куркынычы, әлбәттә, бала үлеме. Күптән түгел Җәлилдә теркәлгән сабый катнашындагы бәхетсезлек очрагы күңелгә нык кереп калды.
Рәшит: Участок инспекторының һәр эш көне халык арасында башлана. Иң беренче чиратта, аның иминлеге өчен хезмәт итәбез. Яшерен-батырын түгел, Җәлил участогы бик җиңелләрдән булмады, хәзер дә тынгысыз җирлекнең берсе санала. Үтерү, көчләү, балигъ булмаган балаларга һәм яшүсмерләргә карата көч куллану, талау белән бәйле очраклар күп. Наркотик матдәләр куллану, сату белән бәйле җинаять эшләре булды. Шулай ук соңгы елларда мошенниклык очраклары аеруча күп теркәлә. Аңлатып, матбугат чараларында язып-сөйләп торуларына карамастан, кайберәүләр һаман алданалар. Әлбәттә, ачкан җинаятьләр саным да аз түгел.
Бу һөнәрне сайлавыгызга үкенгән чакларыгыз булмадымы?
Гөлназ: Мин эчке эшләр бүлегендә эшләүчеләрнең хезмәте җиңел булмаганын алдан ук белдем һәм тынгысызлыкка әзер булып килдем. Участок инспекторына психолог та булырга туры килә. Һәркемгә аерым якын килү, күңеленә ачкыч ярату мөһим. Һәрвакыт җитдилек белән генә дә булмый.
Рәшит: Бер дә үкенгәнем булмады. Хезмәтемне яратып башкарам. Тормыш иптәшем Рузилә дә эчке эшләр органнарында балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү комиссиясе инспекторы булып хезмәт куя. Икебез дә бер өлкәдә булгач, бер-беребезне аңлыйбыз. Нинди хезмәткә алынганыбызны алдан белеп, аңлап килдек, шуңа зарланмыйбыз, тормыштан канәгать яшибез. Балаларыбыз да кечкенәдән безнең хезмәтне аңлап үсәләр. Ярдәмгә әти-әниләр килә, аларга рәхмәт.
Бәйгедә катнашуга мөнәсәбәтегез ничек? Киләчәккә нинди өметләр баглыйсыз?
Гөлназ: Бәйгедә катнашу хакындагы тәкъдимне теләп кабул иттем. Бу, минемчә, үзеңне сынап карау, халыкның мөнәсәбәтен аңлау өчен дә бик мөһим. Әлбәттә, гаилә булганчы, әлегә вакыт белән исәпләшми эшләгән чаклар да күп. Киләчәктә дә яраткан эшемнән аерылмам, дип уйлыйм.
Рәшит: Әлеге бәйгедә беренче генә тапкыр катнашуым түгел. Халык белән эшләгәч, исемебез җисеменә туры килсен, дип тырышабыз. Шунысы борчый: эчке эшләр органнарында хезмәткәрләр җитеп бетми, яшьләр дә килергә бик атлыгып тормыйлар. Бер эш тә бүгенге көндә җиңел түгел, әлбәттә. Иң мөһиме: дөньялар тыныч булсын, һәркем иминлектә яшәсен.
Хезмәтегездә уңыш юлдаш булсын, халык ышанычын яулап эшләргә язсын. Бәйгедә дә сынатмассыз, дип уйлыйм.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев