Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның ике авыл җирлегенә яңа машина ачкычлары тапшырдылар

Быел да Республика бәйрәме күңелле вакыйгаларга бай булды. Шуларның берсе – муниципаль берәмлекләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасы. “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең республика смотр-бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты.

Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, республика бәйгесе җиңүчеләре буларак, яңа автомобиль ачкычларына ия булдылар. Бу юлы муниципалитетларга 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм 4 Sollers Atlant микроавтобусы бирелде.

“Тормыш сыйфаты һәм икътисадның төрле өлкәләре үсеше буенча Татарстан илебездә әйдәп баручы регионнардан санала. Безнең казанышларыбыз – команда белән эшләү нәтиҗәсе, һәм анда һәр муниципалитетның өлеше бар”, - дип билгеләп үтә Татарстан Рәисе. Махсус хәрби операция шартларында хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча да җирлекләрдә зур эш башкарыла. Әлеге яңа машиналар хезмәт дәрәҗәсен күтәрүгә чираттагы этәргеч булачаклар.   

“Әлеге ачкыч универсаль, ул бөтен машинага да ярый”, - дип шаярта Рөстәм Миңнеханов, “ТР Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга символик ачкыч тапшырып.

Әлбәттә, машина җирлек башлыкларына халык ихтыяҗларын хәл итүдә зур ярдәм күрсәтә. Яңасы бигрәк тә яхшы.

– Тормыш сыйфатын яхшырту безнең хезмәтебездә төп бурыч булып тора. Рәисебез башлангычы белән гамәлгә ашырылучы республика программалары, милли проектлар, грантлар ярдәмендә без аны үти алабыз. Җирле үзидарәләрнең ике баскычлы системасы сакланып калу өчен без илебез һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез, киләчәктә дә халыкка хезмәт итүебезне дәвам итәрбез, – диде, бүләкләү тантанасында республиканың барлык муниипалитетлары исеменнән чыгыш ясап, Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева.    

Чыннан да, җирлектә тормышка ашырылучы дәүләт программалары, игътибарга ия эш-гамәлләр аз түгел. Соңгы елларда гына да Янурыс җирлегендә юллар төзелеше буенча күләмле эшләр башкарылды. Каташ Каран авылында күпер, юллар төзекләндерелде. Моның өчен дәүләт казнасыннан 10 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. “Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә Янурыс авылының күпкатлы йорты ишегалды яңартылды. Җирлекнең Мөхәммәдиев крестьян-фермерлык хуҗалыгына республика Рәисе ярдәме белән сөт цистернасы бирелгән иде. Эшмәкәр, яздан башлап һәм иртә көздән алып декабрьнең соңгы атнасына кадәр һәр шимбәдә Яр Чаллы шәһәрендә узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөреп, шәһәр халкын сөт һәм сөт продукциясе белән тәэмин итте. Сентябрь аенда ярминкәләр янә башланып китәчәк. Күләмле масштабта эшләргә теләүчеләргә грант һәм дәүләт программаларыннан файдалану мөмкинлеге дә зур. Менә дүртенче ел инде, элеккеге колхоз фермалары торакларын төзекләндереп, Дилшат Заманов халыкка ел әйләнәсе бройлер чебиләре үстереп сата. Эшмәкәр Илнур Гаязов Каташ-Каранда кошчылык фермасы реконструкцияләгән, чеби үстереп сату белән мәшгуль. Айдар Зәйнуллин, грант отып, теплицасының аскы өлешендә чеби үстерү өчен корылма төзегән. Азат Сөләйманов грант буенча яшелчәчелек белән шөгыльләнә. КФХ Фаис Мөхәммәдиев мөгезле эре терлек үстерә. Шәхси эшмәкәр Илдар Зәйнуллин, 9 миллион сумлык грант отып, төзелеш эшләре белән мәшгуль. Югарыда телгә алынган хуҗалыкларда район семинарлары да еш үткәрелә, эшчәнлекләренә югары бәя бирелә. 

Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә дә соңгы биш елда шактый үзгәрешләр булды.

– Куҗакта Совет урамында су белән бәйле проблемалар бар иде. Су коесы казу аларны хәл итәргә ярдәм итте. Үзара салым хисабына авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне әйләндереп алдык. Яңа ФАП та халыкка хезмәт итә. Урам утларын яңартуны дәвам итәбез. Бу эш берничә ел максатчан башкарыла инде. Әкренләп бөтен багана утлары да энергияне саклый торганнарга алмаштырыла бара. Авыллардагы биек агачларны кисәбез. Иске Минзәләбашта Октябрьнең 50 еллыгы һәм Чапаев урамнары юлларына өлешчә асфальт түшәлде. Алга таба башка урамнарны да төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Авылның зиратын әйләндерүне төгәлләп киләбез. Күптәнге хыялны тормышка ашырып, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, тау башына, Сабантуй уза торган урынга, авыл башына агачлар утырттык. Бу эштә бик зур ярдәмне нефтьчеләр күрсәттеләр. Берничә бригада килеп, эшне бик тиз рәвештә башкарып чыктылар. Без аларга олы рәхмәтле. Алар ярдәме белән спорт һәм балалар мәйданчыклары ясалды. Шулай ук чишмәләрне төзекләндереп торабыз. Җирлектә күпләп мал асрау белән шөгыльләнүче биш гаилә бар. Алты хуҗалыкта умарта асрыйлар. Фазыл Сәлемгәрәев гаилә фермасында үгезләр үрчетә. Радик Габдрахманов та фермер хуҗалыгында мөгезле эре терлек асрый. Айнур Галимов ат үрчетү белән шөгыльләнә. Владимир Леонтьев Куҗак авылы буасында балык үрчетә. Дмитрий Пойманов шәхси хуҗалыгында күпләп җиләк үстерә, – диде җирлек башлыгы Айдар Габдрахманов.

Авылларның йөзен, әлбәттә, аның тырыш халкы тәшкил итә. Бердәмлек, татулык булган җирдә эшләр дә көйлерәк бара, тормыш итү дә рәхәтрәк.      

Муниципалитетлар арасында үткәрелүче әлеге республика бәйгесе Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы президиумы карары нигезендә 2010 елдан башлап оештырыла.  

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев