Райондашыбыз җиңел атлетика буенча кышкы чемпионатта җиңү яулады
Җәмгыять

Райондашыбыз җиңел атлетика буенча кышкы чемпионатта җиңү яулады

.

Сарман егете Фәнис Фәретдинов агымдагы елның 23-25 декабрь көннәрендә Казанда үткән ветераннар арасында республикакүләм җиңел атлетика буенча ачык кышкы чемпионатта катнашып, югары күрсәткечләргә иреште. 400 метрлы дистанцияне 1 минут 15 секундта үтеп, ул беренче килә. Ә 800 метр араны икенче булып үтә. 

Без аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.


Нет комментариев