Райондашыбыз Актаныш судын җитәкләячәк
Җәмгыять

Райондашыбыз Актаныш судын җитәкләячәк

Сарманның беренче санлы суд участогы җәмәгать судьясы булып эшләгән райондашыбыз Хаҗиев Айнур Нәҗип улын бүген Актаныш районы суды рәисе итеп билгеләделәр.

Яңа җитәкче турындагы Карар Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан агымдагы елның 16 февралендә имзаланган. Хокук саклау органнарында егерме елдан артык хезмәт кую дәверендә Айнур Хаҗиев прокуратура тикшерүчесе, прокурор урынбасары, аның ярдәмчесе, җәмәгать судьясы вазифалары башкарды. Без якташыбызга яңа хезмәтендә бары уңыш юлдаш булуын телибез.


Нет комментариев