Узган атнада, һава торышы яңгырлы булу сәбәпле, берничә авылда милли бәйрәмебезне үткәрүне кичектерделәр.
Шул рәвешле, Сарайлы авылында Сабан туе 12 июнь көнне 10.00 сәгатьтә узачак. Иске Минзәләбаш авылында ул 13 июнь көнне 10.00 сәгатьтә үткәрелә.
Усай һәм Зур Нөркәй авыллары халкы да Сабантуйларын 13 июньгә планлаштырган иде. Авылларның беренчесендә бәйрәм 13.00 сәгатьтә, ә икенчесендә 14.00дә башлана.
Чукмарлы авылында Сабантуй 4 июльдә үткәреләчәк.
Бәйрәмнәргә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!

Нет комментариев