САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда китап укучылар саны артачак

«Бәхет тынычлыкны ярата» дигән әйтем бар. Димәк, китап уку да – зур бәхет.

Без бу фикергә китап укучылар белән сөйләшеп алганнан соң килдек.

«Энем, укуның нәрсәсе бар инде аның? Гадәти әйбер, горурланык нәрсә юк, дип саныйм», – диде бер китап сөюче.

«Гафу итегез, укырга яратуым турында күп кешегә белгертергә теләмим, мода өчен түгел, үзем өчен укыйм», – болары район мәктәпләренең берсендә белем алучы кызның сүзләре.

«Авылыбызда миннән дә күбрәк укучылар бар, үзем турында, газетага язарлык шәхес, дип уйламыйм», диючеләр дә булды...

Шалтыратуларга җавап бирмәүчеләр, мессенджерларга язган хатларны укымаучылар да бар. Әлбәттә, без моңа башта көендек. Тик, яхшылабрак уйлап карагач, сөенерлек якларын да таптык. Бәлки, китап укучылар яраткан шөгыльләреннән аерылырга, ял сәгатьләрен бушка сарыф итәргә теләмиләрдер, дигән фикергә килдек. Мондый чакларда телефонга бүленергә вакыт кайдан табылсын ди?

Җәй айларында буш вакыт аеруча кадерле бит. Ә соңгы яңалыклардан күренгәнчә, алга таба аны китап укуга багышлаучылар саны тагын да артырга мөмкин. Якын киләчәктә популяр хәбәр алышу сервислары я бөтенләй тыелачаклар, я аларның эшчәнлегенә зур чикләүләр куелачак, дигән имеш-мимешләр йөри. Бу, Интернетта аралашу бөтенләй бетә, дигән сүз түгел, әлбәттә. Шулай да, янәдән кәгазь продукция өстенлек итәчәге ихтимал.

Бу очракта «Укымышлы Татарстан: «кәгазь» һәм «цифра» берләшмәсе» акциясенең төп максаты – республика халкында янәдән укуга мәхәббәт уяту да тормышка ашырылачак. Чынбарлыкта китап укучылар да Бөтендөнья «пәрәвез»ендә көннәрен үткәрүчеләр сыман ук кыю булсалар иде, дигән теләктә калабыз.

Уку турында кызыклы фактлар

* Чит ил социологлары фикере буенча, укырга яратучы балаларның начар компаниягә эләгү, кыек юлдан китү куркынычы шактый ким.

* Дөньяда иң озын сүз 189819 хәрефтән тора! Рекорд титинның – гигант аксымның тулы атамасында. 

* XIX гасырның урталарына кадәр китаплар шулкадәр кадерле булганнар ки, аларны чылбырлар белән эләктереп куйганнар. Шулай итеп, китапларны урлаудан саклаганнар.

* Франция язучысы Виктор Гюгоның «Читләтелгәннәр» («Отверженные») әсәрендә дөньяда иң озын җөмләне очратырга була. Ул 832 сүздән тора. Алар арасында титинның тулы атамасы булмавы гына сөендерә.

* Тиз уку күрү сәләтен саклый. Шулай ук ул мәгълүматны истә калдыру тизлеген дә берничә тапкырга арттыра.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев