Районда иң актив волонтерларны бүләкләделәр
5 декабрьдә Россиядә – Волонтерлар (иреклеләр), бөтен дөнья буенча Социаль-икътисадый үсеш хакына халыкара иреклеләр көннәре билгеләп үтелде. Шул уңайдан, район мәдәният йортында иң актив волонтерларны бүләкләү тантанасы оештырылды. Әлеге чара Ватан Геройлары көненә дә багышланды, Россиядә һәм Татарстанда Ватан сакчысы елы уңаеннан районда башкарылган эшләргә йомгак ясау да булды.
Чарада волонтерларның махсус хәрби операция зонасында катнашучы якташларыбызга ярдәм итүләренә аерым басым ясалды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, актив волонтерлык эшчәнлекләре, гуманитар ярдәм әзерләү һәм тапшыруга керткән өлешләре өчен, волонтерларга – Рәхмәт хатлары, Җәлил поселогының «Сушим, парим для СВОих» волонтерлык төркеменә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр киптерү җайланмасы алу өчен сертификат тапшырды. Районның «Хәрби кардәшлек» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Рамил Юнысов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Аннан соң сәхнәгә Татарстан Республикасы буенча «Сугыш хәрәкәте ветераннары җәмгыяте» төбәкара иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең беренче урынбасары Рушан Сәлахов белән оешманың Сарман һәм Зәй районнары буенча район бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Фәрхиев күтәрелделәр. Алар актив волонтерлар Инсаф Салихов, Халит Гәрәев, Мөнәвир Зыятдинов, Ленар Шәйморатов, Рамил Фәхразиевны оешманың «Махсус хәрби операциядә ярдәме өчен» медале белән бүләкләделәр. Алдынгыларга 218 нче гвардия танк полкының Рәхмәт хаты да тапшырылды. Югарыда телгә алынган медальгә Рөстәм Миңнебаев, Рөстәм Гәрәев һәм Альбина Харисова да лаек булдылар. Аерым игелек кылучылар һәм районның авыл җирлекләре волонтерлары да оешманың Рәхмәт хатына ия булдылар. Бүләкне җирлек башлыкларына тапшырдылар.
Тантанада шулай ук «Сугыш хәрәкәте ветераннары җәмгыяте» оешмасы җитәкчесенең волонтерлык эше буенча урынбасары Венера Сабитова, дизайн һәм сәнгатьчә бизәлеш буенча урынбасары Ратмир Ахияров, оешманың «Гражданское участие. Татарстан» төбәкара волонтерлык төркеме җитәкчесе Райлә Закирова да катнаштылар. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев