Районда яшь кошны үлемнән коткарып калганнар
Газетабыз битләрендә без аккошларның җылы якка соң очып китүләре турында хәбәр иткән идек инде. Шактый очракта моңа борчылу урынсыз булса да, кайвакыт кошларга да ярдәм таләп ителә. Бу көннәрдә шундый хәл Александровка авылы тирәсендә булды.
– Әлеге авыл янында нефтьчеләр оешмасы бар. Шунда гына күл дә урнашкан. Александровкадан шалтыратып, күлдә ялгыз аккош баласының йөзеп йөрүе турында хәбәр иттеләр. Баксаң, ул быел гына оядан чыккан икән. Гаиләсе җылы якка очып киткән, ә бу аккош оча алмый калган, – диде Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтүе район (районара) бүлеге начальнигы Нияз Зәйнуллин.
Аның сүзләре буенча, битараф булмаган авыл халкы аның телефон номерын «Сарман» газетасы битләреннән тапкан. Шуннан соң, игелекле эшкә өлешебез керүенә без дә сөендек әле. Газетабыз аккошның гомерен саклап калырга ярдәм иткән булып чыга бит. Күлдә калган булса, ул ерткыч корбанына да әверелер иде әле. Аны Яшел Үзән районындагы сирәк очрый торган хайван төрләрен коткару, яшәтү һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару станциясенең дәвалау корпусы белгечләренә тапшырганнар. Аккош шунда реабилитация үтәчәк һәм кышлаячак, дигәннәр.
– Кошның имгәнү билгеләре күренмәде. Нишләп оча алмаганын ачыкларга тырышабыз. Бәлки, канатлары үсеп җитмәгәндер. Гаиләсе аны калдырып китәргә мәҗбүр булган. Районда аккошларның кышлауга калганын хәтерләмим, минем практикада бу – беренче очрак, – дип өстәде Нияз Бирнат улы.
Сез дә мондый хәлгә юлыксагыз һәм аккошка ярдәм кирәк икәнлегенә инансагыз, Нияз Зәйнуллинга 8(987)291-18-76, 8(917)266-62-82 телефоннары буенча шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев