Район журналистлары “Әлифба”ның туган җирендә булдылар
Арчада Тукай гына түгел, “Әлифба” да туган. Кырлайга баргач, Арча педагогия көллиятендә оештырылган “Әлифба” музеена кермәү дөрес түгелдер. Дөньяда бердәнбер музей ул. Биредә 78 телдә 160 төрле беренче уку китабы тәкъдим ителә. Гомуми фондта 360 китап исәпләнә.
1965 елда басылып чыккан беренче уку китабы “Әлифба”ның авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова шушы көллияттә белем биргәннәр, бөек шәхесләр тәрбияләгәннәр. Аларның өч еллык хезмәт нәтиҗәсе булган әлифба белән 50 ел дәвамында нәниләр хәреф танырга өйрәнделәр. 27 ел элек авторлар хөрмәтенә ачылган бу музей. Биредә аларның тормышы турында бай эчтәлекле мәгълүматлар саклана. Үзләре исән чакта ук, музейны күреп, бик сөенгәннәр алар һәм үзләре дә күп экспонатлар тапшырганнар.
Гомумән, музейда башка “Әлифба” китапларының авторлары турында да күп мәгълүмат ишетергә мөмкин. Китап бастыру белән бәйле кызыклы фактлар да саклана. Музей директоры Дамир Таҗиев барысы хакында да тулы итеп сөйләде.
Бу уңайдан сарманлылар да горурлана алалар, чөнки безнең төбәктән дә “Туган тел” китабы авторы чыккан. Ул – Мәрьям Галләмова. Аның башкалар белән автордаш китаплары да дөнья күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев