САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район хатын-кызларын республика тантанасына кунакка чакырдылар

Бүген Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды.

 Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендә бәйгенең зона туры җиңүчеләре дә катнаштылар. 

Бәйгедә республиканың 45 районыннан 300 конкурсант чыгыш ясаган. Алар зона этапларында "Хатын-кыз - Әни", "Хатын-кыз - лидер", "Хатын-кыз - мәдәният", "Минем hөнәрем - минем язмышым", "Өченче буын" номинацияләрендә үз сәләтләрен күрсәттеләр.  Ир-атлар өчен дә ике номинация тәкъдим ителде. 
Бүгенге чара кунакларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәбрикләде, бәйрәм теләкләрен җиткерде. Аннан республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләүләр булды. Җыр- биюләр чарага бәйрәм рухы өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев