Агымдагы елның 1 июненнән район газетасына ташламалы язылу декадасына старт бирелә.
Ул 11 июньгә кадәр (әлеге датаны да кертеп) дәвам итәчәк. Бу көннәрдә газеталарга арзанрак бәядән: «Сарман»га – 1106,7 (тулы бәясе – 1268,88), ә “Новый Сарман”га 616,44 (тулы бәясе – 699,18) сумнан язылырга мөмкин. Бу – бер айга «Сарман» нибары – 184 сумнан, ә «Новый Сарман» 102 сумнан бераз гына артыгракка төшә, дигән сүз. Киләчәктә дә бергә булыйк, дуслар!

Нет комментариев