САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер авылы музеенда очрашу узды

Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.

Кеше күңеленә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар...

05 август көнне Иске Кәшер урта мәктәбен 1968 нче елда тәмамлаучыларның 55 елдан соң очрашуы булды. Көне дә, шушы вакыйгага махсус әзерләнгән шикелле, кояшлы һәм җылы иде.

Очрашуга килүчеләр башта музейда булып тарихи әһәмияткә ия булган борынгы чор экспонатлары белән таныштылар. Тупланган экспонатларны кызыксынып, яратып карадылар.

Музей — үткәннәргә сәяхәт. Музей — халык, милләт хәтере, ул халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, шәхесләре белән таныштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев