Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Район мәктәпләренең театр коллективларын фестивальдә югары бәяләделәр

Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Фестивальгә Татарстанның төрле районнарыннан театр коллективлары үз осталыкларын күрсәтергә җыелды.

Безнең район өчен ике яхшы яңалык бар. Сарман урта мәктәбенең театр коллективы фестивальнең лауреат исеменә лаек булды. Аларның чыгышы жюри әгъзалары һәм тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде.

Җәлилнең беренче санлы урта мәктәбенең театр төркеменә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу коллектив та фестивальдә үзенең иҗади сәләтен күрсәтте.

Фотолар район Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев