Район көрәшчеләре республика ярышында җиңү яуладылар
Узган җомгада район үзәгендәге «Айтуган» универсаль спорт залы гөрләп торды. Сәбәбе дә ихтирамга лаек иде – бу көнне тумышы белән Колмәт авылыннан булган райондашыбыз, танылган көрәшче Хаҗип Гәрәев истәлегенә республика турниры үткәрелде. Дүртенче тапкыр оештырылган ярышларга төрле районнардан спортчылар җыелдылар.
Катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Тәүфыйк» мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Сабуров, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин сәламләделәр. Җитәкчеләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләр дә тапшырдылар. Хаҗип Гәрәев белән утны-суны бергә кичкән студент еллары дусты Тәзбир Гәрәевка, күренекле көрәшченең энесе Хәлим Гәрәевка дә сүз бирелде. Ачылу тантанасында шулай ук җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, ТР Спорт министрлыгы белгече Айрат Гатауллин, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә алып баручы Дмитрий Второв, якташыбыз – милли көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионы, Россия спорт остасы Яхъя Фәсхетдинов, төрле районнардан һәм шәһәрләрдән күренекле көрәшчеләр, райондаш махсус хәрби операция ветераннары Наил Рәҗәпов белән Айдар Галләмов та катнаштылар. «Жасмин» үрнәк бию ансамбленең чыгышы һәм җырчы Римма Никитинаның патриотик темага җыры көрәшчеләрне җиңүгә рухландырды. Кунакларга Сарман чәкчәге бүләк иттеләр.
Узган елгы ярышларда үз авырлык категорияләрендә чыгыш ясаган Сарман аграр көллияте егетләре Рушан Бадыйков белән Айзат Һадиев быел хөкемдарлар составына кертелделәр. Ярышлар шактый киеренке барсалар да, яшь егетләребез каушап калмадылар, эшләрен төгәл алып бардылар.
– Ник куркасың? Ник ятасың? Егетләр, балл бит бу! – дип, бертуктаусыз сорауларын һәм тәкъдимнәрен яудырды Әлмәт районы тренеры.
Остазларының көч биреп торуы нәтиҗәсендә Әлмәт спортчылары шактый күп призлы урыннар алсалар да, Сарман районы көрәшчеләре тагын да уңышлырак чыгыш ясадылар. 2012 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Кирилл Кондратьев өченче урынга лаек булды. 2009-2011 елгылар арасында 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Раил Корбыев икенче урында урнашты. Аннан биш кенә килограмм югарырак төркемдә көрәшкән Виталий Терентьев та шундый ук уңышка иреште. 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Азамат Шәехов өченче урынны алды.
Калганнар да, дусларыннан калышмаска тырышып, уңышлы чыгыш ясадылар. Мәсәлән, Сарман егете Айрат Гайнетдинов күптәннән көрәш белән шөгыльләнә. Ул төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, даими рәвештә урыннар ала. Һәр көрәш аны чыныктыра, яңа тәҗрибә белән баета.
– Көрәш миңа бик ошый. Җиде яшьтән үк йөрим. Тренерым Алмаз Миңнехуҗин миңа күп вакытын багышлады. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Үземне формада тотарга тырышам, шуңа спорт белән шөгыльләнәм, – диде ул.
Команда беренчелегенә килгәндә, быел уңыш үзебезнең сарманлыларга елмайды. Әлмәт районы командасы – икенче, Азнакай районы өченче булдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр, истәлекле бүләкләр, Кубоклар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев