САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Кәримовларны алтын туйлары белән тәбрикләде

Бүген Сарман авылында яшәүче Альберт һәм Разыя Кәримовларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.

Гаиләләренең алтын юбилее белән хөрмәтле парларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, Разыя Вәҗетдин кызының партия райкомындагы хезмәттәше Роза Гилева да юбилярларга тигез гомер, сихәтлек, бәрәкәтле тормыш теләделәр.
 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле замандашларыбызны матур дата белән котлыйбыз.Исәнлек- саулык, тигез гомер телибез. Нур- Нурия Абдуллиннар.