Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Космонавтика көне белән котлый
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Космонавтика көне белән тәбрик итәм!
1961 елның 12 апреле илебез тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Юрий Гагаринның галәм киңлекләрендә җир тирәли беренче очышының шаһиты булган бу көн кешелек тарихында яңа космик эраның башын, кыю идеяләрнең тантанасын, Совет һәм Россия фән һәм техникасы казанышларының триумфын гәүдәләндерә.
Быел без кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 65 ел тулуын билгеләп үтәбез. Ел саен бу көнне без янә илебез өчен горурлык хисләре кичерәбез һәм Россия космонавтикасының күренекле космонавтлар, галимнәр, конструкторлар исемнәрен чагылдырган данлы тарихына сокланабыз.
Хәзерге вакытта космик технологияләр икътисадның төрле тармакларында киң кулланыла, кешеләрнең көндәлек көнкүрешенә үтеп керә. Тупланган зур фәнни-техник тәҗрибә, инновацион фикерләү бүген дә элгәрләрнең искиткеч традицияләрен дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Космик тема россиялеләрнең киләчәк буыннары өчен дә актуаль булып калачак.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, тынычлык, иминлек телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев