САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровка Завод мәктәбе укучылары өлкәннәргә ярдәм итәргә һәрчак әзер

Петровка Завод мәктәбе укучылары өлкәннәргә ярдәм итәргә һәрчак әзер .

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - яхшы эш - гамәлләр эстафетасы". Көн "Ветераннар янәшәдә яши"! лозунгы астында үтте. Петровка Завод  мәктәбендә "Каршы алыгыз! Бу-без!" акциясе узды. Волонтерлар Тимурчылык эшен дәвам итәләр, өлкән кешеләргә булышалар.Балалар хәрәкәте активистлары һәм мәктәбебезнең волонтерлары Тимурчылыкның бик кирәкле эш икәнен яхшы аңлыйлар, чөнки өлкән кешеләргә кайбер вакытта ярдәм, булышу гына түгел, ә игътибар бик кирәк. Шулай ук алар  өлкән, хөрмәткә лаек кешеләр белән аралашып, авылыбыз , аның гореф-гадәтләре турында күбрәк беләләр, күптән булган вакыйгалар турында истәлекләрне тыңлыйлар, хәтер сандыгына салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев