Пенсияләр Сарман районында да артты
1 апрельдән хезмәт пенсияләре - 1,7, социаль пенсияләр 17,1 процентка артты. Аерым категория гражданнарга - Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарга, ветераннар, инвалидларга айлык акчалата түләүләр 5 процентка индексацияләнде. Картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме хәзер - 11 мең сум тирәсе. Социаль пенсияләр индексацияләнгәндә, дәүләт...
1 апрельдән хезмәт пенсияләре - 1,7, социаль пенсияләр 17,1 процентка артты. Аерым категория гражданнарга - Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарга, ветераннар, инвалидларга айлык акчалата түләүләр 5 процентка индексацияләнде.
Картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме хәзер - 11 мең сум тирәсе. Социаль пенсияләр индексацияләнгәндә, дәүләт пенсияләре, өстәмә айлык һәм башка социаль түләүләр дә артты. Аларның суммасы социаль пенсиянең тәңгәл күләменнән чыгып билгеләнә. Артканнан соң, социаль пенсиянең уртача күләме 7 мең сум тәшкил итә.
Моннан тыш, пенсияләрнең минималь күләме ел дәвамында пенсионер яши торган региондагы яшәү минимумыннан ким булмаячак. Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 2014 елда 5912 сум итеп билгеләнде. Әгәр пенсия күләме, эшләмәүче пенсионерга тиешле башка түләүләрне дә кушкач, яшәү минимумыннан ким була икән, аның пенсиясенә социаль өстәмә билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: 1 февральдән хезмәт пенсияләре 6,5 процентка арткан иде. Августта исә эшләүче пенсионерларның пенсияләренә төзәтмәләр кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев