Педагоглар осталык һәм иҗат серләрен ачтылар
5 февраль көнне Сарман гимназиясе базасында "Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды.
«Педагог-оештыручы» номинациясендә Бариева-Сәетгәрәева Гүзәл Фирдәүс кызы - призер, «Өстәмә белем бирү педагогы» Шәңгәрәева Нәзифә Наил кызы-призер, «Сыйныф җитәкчесе» Гордюшина Лилия Зөлфәр кызы катнашучы грамотасы белән бүләкләнде. Конкурста катнашу педагогларга үзләренең ачышлары, казанышлары турында белдерергә, педагогик осталык һәм иҗат серләрен ачарга, фикердәшләр табарга мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев